(31 октября) Чаллыда төрки телле халыкларның “Салават күпере” VII халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы тәмамланды.
25-28 октябрьдә Чаллыда “Салават күпере” төрки телле халыкларның VII халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы булып узды.
Фестивальдә Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Якутия, Әстерхан, Киров, Самара һәм Чиләбе төбәкләре, шулай ук Казакъстан һәм Төркия вәкилләре катнашты.
Чара кысаларында коллектив җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар үткәрелде. 27 октябрьдә фестиваль-конкурста катнашучыларның гала-концерты узды.
Шулай итеп, Татарстанның Менделеевск районыннан “Шаян” халык бию ансамбле һәм Башкорстанның Мәләвез шәһәреннән “Кунгак” халык бию ансамбле Гран-прига ия булды, дип хәбәр итә оештыручылар.